Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.
Балаларыгызның ирешкән уңышларында ата - аналарның да өлеше зур. Сезнең һәркайсыгызга шатлык –куанычлар, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Күчкәнме бу залга –дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтеп әлифба бәйрәме.
|